Барлык яңалыклар
Төзелеш
24 июнь 2019, 10:58

Гомумдәүләт проектларын финанслауны арттырырга мөмкиннәр

Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты Руия Президенты указына ярашлы эшли башлады.

Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты Руия Президенты указына ярашлы эшли башлады.
Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру кысаларында өстәмә федераль финанслауны арттыру планлаштырыла. Бу хакта министрлык башлыгы урынбасары Максим Егоровның Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуыннан соң билгеле булды.
"Башкортстан шәһәр тирәлеген формалаштыруга комплекслы гамәлгә ашыра һәм башка проектлар, программалар белән төзекләндерү эшләрен мөмкин кадәр күбрәк бәйләргә тырыша. Бу исә федераль ярдәмне нәтиҗәле кулланырга һәм территорияне уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Без федераль акчаларны бүлгәндә мондый төбәкләр өчен югарырак коэффициент кертү мөмкинлеге турында фикер алышабыз", — диде Максим Егоров.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: