Барлык яңалыклар
Төзелеш
4 февраль 2020, 11:20

Авыл юллары ремонтланачак

Быел «Туган урам» республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 900 миллион сумнан артык акчага 113 километрга якын авыл урамнарын ремонтлаячаклар.

Программа 2024 елга кадәр исәпләнгән һәм үз эченә авылларның үзәк урамнарына, шулай ук меңнән артык кеше яшәүче торак пунктларның урамнарына асфальт җәюне ала.
- Узган ел 58 авылда, республиканың барлык районнарында да диярлек юллар ремонтланды. 95 километр асфальт җәелде, план 10 процентка арттырып үтәлде, — диде республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетларга "Туган урам" республика программасын тормышка ашыруга актив кушылырга кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Avil-yullari-remontlanachak-105140/
Читайте нас: