Барлык яңалыклар
Төзелеш
19 июнь 2020, 13:40

Балаларга җылы булачак

Талбазы авылының 2 нче балалар бакчасы филиалы Яңа Итекәй балалар бакчасыннда зур шатлык. Шушы көннәрдә анда җылыту системасына капиталь ремонт тәмамланды.

«ПромТехпрогресс» ҖЧҖ подрядчысы бригадасы (җитәкчесе А.А. Иванов) эшне тиз, сыйфатлы һәм намус белән башкарды. Хәзер балалар бакчасында җылы һәм уңайлы булачак.
Ремонт эшләренә «Реаль эшләр» программасы кысаларында «Бердәм Русия» партиясе 300 000 сум бүлеп бирде.
Балалар һәм аларның әти-әниләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре исеменнән башкарылган эшләр өчен хакимияткә һәм район Советына, мәгариф бүлегенә һәм «ПромТехпрогресс» ҖЧҖнә зур рәхмәт белдерәбез.
Читайте нас: