Барлык яңалыклар
Төзелеш
14 июль 2020, 11:05

Физкультура-савыктыру комплексы! Бу юлы башка урында

Талбазы авылында бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзелеше 2019 елда туктатылган иде.

Башланган эшләр проектта хаталар аркасында «туңдырылды». Проектлаучылар грунт суларының якын ятуын исәпкә алмаганнар, вакытлар узу белән ул нигезгә зыян китерер иде.
Узган атнада республика Хөкүмәте Авыргазы ФОКны проектлауга финанслар бүлү турындагы карарга кул куйды. Хәзер ул лицей янында түгел, ә райгаз бинасыннан түбәнрәк, авылның көньяк-көнчыгыш ягында Парковая урамында урнашачак. Бу карар июнь аенда Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, Башкортстан Республикасының төзелеш буенча Дәүләт комитеты һәм район хакимияте экспертлары тарафыннан кабул ителде.
Биредә авыл үзәгендәге кебек кысынкы шартлар юк. Зур парковка урнаштырырга була. Шулай ук җирле рельефның табигый тайпылышы агынты суларны өстәмә насослардан башка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе булачак комплекс проектын эшкәртү өчен подрядчыны сайлау буенча конкурс процедуралары үткәрә. 2020 елда проект эшләнергә һәм дәүләт экспертизасын узарга тиеш. 2021 елда аны төзи башлаячаклар.
А. Кәримова.
Читайте нас: