Барлык яңалыклар
Төзелеш
7 сентябрь 2020, 13:58

Башкортстанда җил парклары булачак

Башкортстанда ВС Green немец компаниясе 400 гектар мәйданда суммар егәрлеге 200 мегаватт булган җил паркы төзергә планлаштыра.

Бу хакта республиканың Үсеш Корпорациясе вәкилләре хәбәр итә.
Генераторларны урнаштыру мейданчыклары сыйфатында Бәләбәй, Куергазы районнары, Нефтекама һәм Сибай шәһәрләре карала, анда ачык җирдә җил тизлеге секундына 7,5 метрдан артып китә.
- Башкортстанның энергетика тармагы өчен җил энергетикасы объектлары яңартыла торган энергия объектларын эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча тәҗрибә эшләнүе белән әһәмиятле. Соңгы елларда җил энергетикасы Глобаль энергобаланста үз позицияләрен тотрыклы рәвештә көчәйтә, яңартыла торган энергетиканың төп юнәлешләреннән берсе булып тора, — дип билгеләп үтте БР үсеш корпорациясе вәкиле Равшан Шәяхмәтов.
Читайте нас: