Барлык яңалыклар
Төзелеш
7 сентябрь 2020, 13:25

Мәктәптән соң - балалар мәйданчыгына

Усман авылы балалары өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды.

Авылда балалар мәйданчыгы төзелде. Бу максат өчен акча урындагы бюджеттан бүлеп бирелде. Яңа мәйданчык мәктәп һәм авыл клубы арасында урнашкан. Хәзер мәктәптән соң балалар рәхәтләнеп уйныйлар һәм саф һавада аралашалар.
Балалар өчен уен мәйданчыклары-балалар энергиясен дөрес юнәлешкә юнәлдерүнең иң яхшы чарасы. Мәйданчык авыл балалары өчен генә түгел, ә ел саен үз каникулларын нәнәй- картәтиләрендә кунакта үткәрүче балалар өчен дә чын бүләк булды. Сабыйларның буш вакытлары файдалы үтә.
Читайте нас: