Барлык яңалыклар

Тарифлар яңадан тикшереләчәк

Республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча тарифлар һәм нормативлар яңадан тикшереләчәк.

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аларга шундый бурыч куйды.
- Җәмгыятьтә киеренкелек туды. Халык шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләр өчен тарифларның нинди нормативлардан чыгып билгеләнүен аңламый. Аларның фикеренчә, суммалар югары, - дип белдерде каты коммуналь калдыкларны җыю нормативларын раслау мәсьәләләренә багышланган утырышта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев.


Башкортстанда якын арада шуңа бәйле махсус ведомствоара комиссия эшли башлаячак. Аның составында профильле министрлык һәм ведомстволар белгечләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк җәмәгать контроле үзәген дә кертеп, төбәк операторлары, муниципалитет, җәмәгать оешмалары вәкилләре булачак.
Яңадан оештырылган комиссиянең максаты - каты коммуналь калдыклар җыю нормативлары тикшерү, хаталарны булдырмау, каты коммуналь калдыклар буенча нормативларны һәм тарифларны кешеләр һәм төбәк операторлары өчен яраклы дәрәҗәгә китерү.


Исегезгә төшерәбез, 2019 елның гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар беләнн эш итү буенча яңа система кертелә. Төбәк операторлары чыгару, мотлак сортларга аеру, санкцияләнгән полигоннарда күмү эшләрен оештырачак. Түләү квитанцияләрендә „каты коммуналь калдыкларны җыйган, ташыган, сортларга аерган һәм утильләштергән өчен” дигән яңа юл барлыкка киләчәк.


Хезмәтләр бәясе бердәм тарифтан чыгып исәпләнәчәк.


Г.ХАРИСОВА.
Читайте нас: