Барлык яңалыклар

Чүп-чар күрсәң - шалтырат!

Районда чүп-чар ташу өчен җаваплы «ЭКО-Сити» төбәк операторының кызу линия телефоны эшли.

1 гыйнвардан компания үзенең вазифасын башкаруга кереште. Яңа ел каникулларында көнкүреш калдыклары саны шактый арта. Шунлыктан төбәк операторының кызу линиясе эшли башлады. Һәр авыргазылы, 8(800) 700-49-00 номерына шалтыратып, контейнерларда каты коммуналь калдыклар туплану яки башка штаттан тыш хәлләр килеп чыгу турында хәбәр итә ала.
Район халкының контейнер мәйданчыклары янына автомобильләрен куймаулары сорала. Алар чүп ташыгыч машиналар юлын капларга, чүп-чар чыгару буенча эшне җитди кыенлаштырырга мөмкин.
Читайте нас: