Барлык яңалыклар

Чүп-чарны сортларга аеру комплексы ачылды

Ишембай районында төбәктәге иң зур «Эко-Сити» чүп-чарны сортларга аеру комплексы ачылды.

Ул бүгеннән елына 200 мең тонна калдык кабул итәргә әзер. Аңа 600 миллион сумлык инвестиция салынган. Хәзерге вакытта монда Ишембай, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән һәм якын-тирә районнардан каты көнкүреш калдыклары китерелә. Комплекска кергән урында калдыкларның авырлыгын контрольләүче корылма куелган.
Чүп-чар сортларга ике линиядә аерыла. Гомум авырлыктан 30дан артык файдалы фракция алына. Икенчел чимал эшкәртү заводларына җибәрелә. Калганы югары технологияле җиһаз ярдәмендә прессланып полигонга катлап җыела. Эре габаритлы калдыклар мобиль шредер белән ваклана.
Шулай итеп, чүп-чарны сортларга аеру комплексында кулланылган технологияләр күмелергә тиешле калдыкларның күләмен 10 тапкырга киметә. Бу күрсәткечкә органик калдыкларны аеру корылмалары эшли башлау аркасында ирешелде. Ул каты көнкүреш калдыкларының төп массасын азык-төлек һәм үсемлек фракцияләренә бүленә, ә калганы сортларга аеру линиясенә килә.
Яңа җиһазлар куллану эшкәртүгә яраклы икенчел чималның күләмен арттыра. Киләчәктә органик калдыклардан компост җитештерү планлаштырыла. Әлеге вакытта комплекс территориясендә калдыклардан компост җитештерү цехы төзү өчен җир участогы проектлана. Аны, 2020 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Шулай итеп, гомум калдыкларның 30 процентыннан компост эшләнеләчәк. Аны, мәсәлән, файдалану вакыты үткән иске полигоннарны яңадан эшкәртүдә кулланырга мөмкин булачак.
О.АРАМЕЛЕВА,
«Эко-Сити» төбәк операторының матбугат секретаре.
Читайте нас: