Барлык яңалыклар
Торак коммуналь хуҗалык
12 сентябрь 2019, 16:50

Авыргазылылар чүп чыгару өчен төбәк операторның сайтында түли ала

"Эко-Сити" төбәк операторы матбугат хезмәте, сайтларында түләүне банк картасы аша күчерү мөмкинлеген бирүче интернет-эквайринг-технологиясе файдаланыла башлау турында хәбәр итә.

"Эко-Сити" төбәк операторы матбугат хезмәте, сайтларында түләүне банк картасы аша күчерү мөмкинлеген бирүче интернет-эквайринг-технологиясе файдаланыла башлау турында хәбәр итә. Абонентка шәхси счет номеры аша шәхси кабинетка керергә һәм түләүне башкарырга кирәк. Җавап итеп электрон чек киләчәк. Күчерүләр төрле банкларның Visa, Master Card һәм Мир түләү системаларыннан кабул ителә. Бу очракта комиссия алынмый.
Яңа система тест режимында бер ай эшләде дә инде. Бу вакыт эчендә аның белән 160 абонент кулланган.
- Без абонентларга уңайлы булсын өчен түләүне сайттагы шәхси кабинет аша кабул итәбез, -дип аңлата "Эко-Сити" төбәк операторының генераль директоры Семен Земсков. - Хәзер интернет белән барысы да файдалана. Кәгазь квитанцияләр килгәнен көтеп тору да кирәкми. Теләсә нинди вакытта безнең сайтка кереп, исәпләнгән сумманы карарга, комиссиясез түләргә һәм чекны алырга. Барысы да ачык һәм хәвефсез.
Шәхси кабинетта шулай ук төбәк операторына яңадан исәпләү һәм квитанциядәге төгәлсезлекләрне төзәтү мөрәҗәгатен җибәрергә дә мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Федерациясенең Торак кодексына ярашлы, гражданнар коммуналь хезмәтләр, шул исәптән, коммуналь калдыклар әйләнеше өчен дә вакытында һәм тулысынча түләргә тиеш.
С.Беляев.
Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: