Барлык яңалыклар

Тирә-якны яшелләндерү дәвам итә

Комуналь хуҗалык хезмәткәрләре Бөек Җиңү көне алдыннан Талбазы авыл советы бинасы янындагы тау битенә 200дән артык нарат һәм 20 пирамидаль тирәк утыртты.

Үсентеләр белән урман хуҗалыгы начальнигы Юрий Зайкин тәэмин иткән.
- Бу Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган тагын бер истәлекле урын булыр. Агачларны тәрбияләсәк, берничә елдан наратлар авылыбызга ямь биреп утырыр,- ди бу изге эшне оештыручы коммуналь хуҗалык директоры Айрат Габбасов.
Читайте нас: