Барлык яңалыклар
Торак коммуналь хуҗалык
16 сентябрь 2020, 16:31

Башкортстанда муниципалитетлар урам яктырткычларын үз хисабына алыштырачак

Торак пунктларны яктырту системаларын яхшырту турындагы карарга үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итте торак каммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов хөкүмәт президиумы утырышында.

2021 елдан башлап республика бюджеты хисабына шәһәр һәм районнар бары тик өстәмә яктырткычлар гына урнаштыра алачак. Аларны муниципалитетларга энергосервис контрактлары һәм концессион килешүләр кысаларында үзгәртергә тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел кабул ителгән программа буенча муниципаль берәмлекләргә тышкы яктырту системаларын яхшырту өчен субсидия бирелде. Аны тормышка ашыру өчен 662 млн. сум бүлеп бирелгән. 28 мең яңа яктырткыч, 5,5 мең яктырткыч куелган, 14 меңнән артык фонарь алмаштырылган.
- 2020 елда яңа коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә әлеге программаны тулысынча тормышка ашыра алмадык. Шуның белән бергә бу эшне дәвам итәргә кирәк булачак, – дип билгеләп үтте беренче вице-премьер Андрей Назаров.
Читайте нас: