Барлык яңалыклар

Биш елга төрмәгә китәсегез килмиме?

Юк икән, подъездларыгызны бозмагыз.

Башкортстанда быел подъездларны комплекслы ремонтлау буенча төбәк программасы барышында 697 күп фатирлы йортта 2 180 подъезд ремонтланды. Шуның аркасында республиканың 215 меңнән артык кешесе торак шартларын яхшыртты. Ике ел эчендә шәһәр һәм районнарда 6 меңнән артык подъезд ремонтланган.
"Подъездларны комплекслы ремонтлау" республика программасында катнашу – бу йортта яшәүчеләрнең казанышы. Бу җәһәттән милекчеләрнең вандаллык фактлары һәм гомумйорт милкен максатчан бозу очраклары аеруча борчылу уята. Подрядчылар объекттан китәргә дә өлгерми, подъездлардагы стеналарда оятсыз язулар барлыкка килә, аларны буяулар белән бозалар.
Әйтик, Уфада Зәки Вәлиди урамындагы 62/3 санлы йортта ремонт эшләре вакытында, эшчеләр төшке ашка чыкканда, билгесез кешеләр тәрәзәләргә, яңа буялган диварларга һәм идәнгә соры буяу сипкән. Рабкоров урамы, 2/3 адресы буенча да быел подъездларга комплекслы ремонт үткәрелгән, анда билгесез затлар декоратив штукатуркада озын сызыклар калдырган. СССРның 50 еллыгы урамындагы 5нче йортта да подъезд зыян күргән. Биредә яшәүчеләр зур габаритлы җиһазлар алып чыкканда декоратив капламга зыян китергән.
«Быел без башкарыла торган эшләрнең сыйфатына карата таләпләрне арттырдык. Моннан тыш, башкарылган эшләрнең гарантиясе 5 ел тәшкил итә, Вандализмнан тыш, мондый очракларда ремонт идарәче оешмалар көче белән үткәреләчәк», – дип аңлата «БР төбәк операторы» мәгълүмат бүлеге башлыгы Олег Койда.
Шул ук вакытта чит милекне, шул исәптән гомумйорт милкен бозган өчен административ, гражданлык – хокукый һәм хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Гомумйорт милкенә түбәндәгеләр керә: лифтлар, коридорлар, техник катлар, баскычлар, фатир хуҗаларының социаль ихтыяҗларын тәэмин итү максатыннан мәдәни, спорт һәм башка чаралар үткәрү өчен билгеләнгән биналар, подваллар, түбәләр, конструкцияләр, санитар һәм электротехник җиһазлар.
Административ хокук бозулар турындагы Кодекс буенча мондый тәртипсезлекләр өчен җитди җинаять җаваплылы яный. Бу очракта зыян дәрәҗәсе матди эквивалентта бәяләнә, әйтик, 2500 сумнан да ким булмаган зыян булса, хокук тәртибен бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча 2 500 сумга кадәр штрафк яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яный. Шактый зыян килгән очракта, гамәлләре җинаять буларак бәяләнәчәк хокук бозучыга җитдирәк җәза биреләчәк. Ул зур штраф,холык төзәтү эшләре яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана, ә гамәлләре тирә-яктагыларга куркыныч тудырган очракта, мәсәлән, ут төртү, шартлату икән, җинаятьчене биш елга рәшәткә артына җибәрергә мөмкиннәр.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Bish-elga-t-rm-g-kit-segez-kilmime-604836/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото: Башинформ
Читайте нас: