Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
7 декабрь 2018, 13:52

Бурлар айфонны сайлый

Талбазыда кәрәзле элемтә салоныннан телефоннарны урлап чыкканнар.

Төнлә билгесез кешеләр, „Евросеть” бинасы ишегенең түбәнге өлешен җимереп, салонга үтеп керә. Витрина пыяласын ватып, иң кыйммәтле телефон модельләрен, шул исәптән алты айфон һәм ике „Honor” смартфонын, алып чыга. Зыян 250 мең сум тәшкил итә. Икенче көнне Чишмә районында шундый хәл кабатлана. Җинаятьчеләр „Apple” смартфоннарын урлый. Видеокүзәтү камерасы өч бурны төшереп алган.
Читайте нас: