Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 декабрь 2018, 11:53

Иркеннән мәхрүм ителү яный

Районның бер авылында яшәүче 42 яшьлек ир кызына үтерү белән янауда гаепләнә.

Шик астындагы ир ул көнне шактый күп эчүен һәм үзенең кем белән булса да тиргәшергә теләге булуын белдерә. Башта хатынына сәбәпсез бәйләнергә тырыша, әмма ул аның кыланышына әһәмият бирми. Аннары балалары утырган залга кереп, кызы янына килә һәм, үтерү белән янап, аны буа башлый.
Кызның сүзләре буенча, ул үзенең гомере өчен бик курыккан, чөнки элек телевизордан кешеләрне ничек бууларын һәм шуннан соң аларның үлүләрен күргән.
Ясалган җинаять өчен гаеплегә ике елга кадәр иркеннән мәхрүм итү яный.
А.ОРЛОВ,
район прокуроры урынбасары.
Читайте нас: