Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
18 декабрь 2018, 13:56

Мәктәп укучысын автомобиль бәрдергән

Талбазыда җиңел автомобиль водителе тиеш булмаган урында юлны йөгереп чыккан 8 яшьлек малайны таптаткан.

Һәлакәт Ленин урамында элекке балалар йорты бинасыннан ерак түгел генә була.
- Баланы кич белән бәрдергәннәр. Тышта томан булган. Малай яктылык кайтаручы элементларсыз кара төстәге киемдә булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул баш сөяге-баш мие җәрәхәте алган. Ул үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегенә урнаштырылган, - дип хәбәр итте ЮХХДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айдар Сәфәргалиев.
Читайте нас: