Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча, республикада балалар катнашлыгында 412 авария теркәлгән. Анда 17 балигъ булмаган бала һәлак булган, 444е җәрәхәтләнгән. Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысында балалар пассажир булган, һәлак булганнарның 10сы шушы категориягә туры килә. Җиде бала җәяү йөргәндә һәлак булган.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә дә районда "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы үтә. ЮХХДИ хезмәткәрләре постларны балалар күп тупланган урыннарга якынайтачак һәм балаларны ташу кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны көчәйтәчәк.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларга җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре турында хәтерләренә төшерегез. Юлны кайда, кайчан һәм ничек чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Юл янында уйнау куркыныч булуын әйтегез.
ЮХХДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы