Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
23 гыйнвар 2019, 13:29

Урманчы Рәшитнең терлекләр абзары

Иске Итекәйдә яшәүче Рәшит Абзалиловның ихатасы иң яхшы дип танылды.

Иркен йорт, 40 сутыйдан артык участок һәм тезелеп киткән хуҗалык каралтылары. Һәм бер мини-фермалык йорт хайваннары: тугыз баш ат, алты үгез, сыер, үрдәк, каз, тавыклар. Гаҗәп, барысын да карарга ничек өлгерә икән?
- Хатыным Рәмзия Әхмәди кызы белән өч балам булыша. Улларым һәм кызым шәһәрдә яшәсәләр дә, ял көннәрендә һәрвакыт безгә кайталар. Авылдашларым арасында да туганнарым һәм ышанычлы дусларым күп, - ди хуҗа. - Ярдәм булса, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга мөмкин.
Р.Абзалилов 20 елга якын урман хуҗалыгында эшли. 3000 гектар участок өчен җаваплы. Эше гади генә түгел. Янгын чыгу куркынычы мизгелендә урманны көн саен йөреп чыгарга, ел саен язын һәм көзен яшь агачлар утыртырга кирәк. Урман ак юрганга капланган чакта гына буш вакыты күбрәк була.
Атларны һәм үгезләрне урманчы ит өчен асрый. Сатып алучыларны алдан таба. Кош-корт та сата. Кешеләр табигый шартларда үстерелгән ризыкларны теләп алалар. Керем зур. Балаларга да ярдәм итәргә җитә. Иң мөһиме - ялкауланмаска. Иртән торып малны ашатырга, су эчерергә кирәк.
Безнең киңлекләр өчен гадәти булган терлекләрне үстерүне Р.Абзалилов чикләмәскә булган.
- Хатынымның туган ягы Гафури районында булганда Иньелга авылындагы тәвә кошлары фермасына бардым. Хәзер тәвә кошлары үрчетүгә күчәргә уйлыйм. Кызыклы кош. Аннары инде дөяләр үстерергә дә җөрьәт итәрмен, - дип киләчәккә планнары белән уртаклаша Рәшит Хәлимулла улы.
Читайте нас: