Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
25 гыйнвар 2019, 13:14

Ызгыш алмасы

Бишкаенда яшәүче алтмыш яшьлек хатын опекага алган кызга каты мөгамәләдә була. Моның сәбәбе аш бүлмәсеннән югалган алма була.

Гаепләнүче хатын 2012 елдан 10 һәм 12 яшьлек оныкларының опекуны итеп билгеләнә. Кызлар опекун һәм аның өлкән яшьтәге әнисе белән бергә яши.
Хатын үзенең вазифасын тиешенчә үтәми, оныгы белән үзен рәхимсез тота. Бервакыт хуҗабикә аш бүлмәсеннән бер алманың югалуын сизә һәм „бурны” кызлар арасыннан эзли башлый. Берсе кире җавап биргәч, хатын аңа берничә тапкыр суга, идәнгә ега һәм үлем белән янап, буа башлый. Балигъ булмаган кыз аягына баскач, аның колакларыннан эләктереп алып, нәнәсе берничә тапкыр стенага башын бәрә. Мондый мәсхәрәдән соң, кыз, өйдә йөргән киемендә салкын көнне урамга йөгереп чыгып, биш чакрым ераклыктагы күрше авылдагы туганына китә.
Суд-медицина экспертизасы вакытында баланың тәнендә күп санлы җәрәхәтләр булуы билгеләнә һәм тиздән үтә көчле бронхит диагнозы белән район дәваханәсенә салына.
Низаг чыгаручы алманы хатынның өлкән яшьтәге әнисе өченче балигъ булган оныгына бирү өчен алган булуы ачыклана.
Д.БЕЛЯШЕВА,
район прокуроры
ярдәмчесе.
Читайте нас: