Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
29 гыйнвар 2019, 11:42

Наркотик белән велосипедта

16 яшьлек талбазылы зур күләмдә наркотик чара әзерләүдә һәм саклауда гаепләнә.

Гаепләнүче, көз көне авыл территориясеннән кыргый киндераш җыеп, урман посадкасында башка төр наркотик - гашиш мае - әзерли.
Шушы агулы эчемлекнең бер өлешен бераз эчкәч, балигъ булмаган яшүсмер калганын пластик шешәгә бушата, аны велосипед багажнигына бәйләп, өенә кайтырга чыга.
Егетне полиция хезмәткәрләре кулга ала. Ул үзенең гаебен тулысынча таный. Хәзер аңа унсигез яшькә кадәр ябык типтагы махсус уку-тәрбия бирү учреждениесендә булырга туры киләчәк.
Гаепләнүче үзенә файда итү нияте белән җинаять кылган өчен элек ике тапкыр хөкем ителгән булган.
А.ОРЛОВ,
район прокуроры
урынбасары.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: