Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
8 февраль 2019, 12:07

Сәламәтлек сакланамы?

Толбазы үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле хезмәт күрсәтелмәгән өчен җинаять эше кузгатылды.

Авыргазы районы прокуратурасында хәбәр итүләренчә, февраль башында Трәпә авылында яшәүче 16 яшьлек кыз авыру сәбәпле урындагы табиб-фельшер консультациясеннән соң, Талбазы үзәк район дәваханәсе педиатрында кабул итүдә була. Белгеч аңа диагноз куя, дәвалау билгели. Педиатрия бүлегендә урын булмау сәбәпле, авыру өенә кайтырга мәҗбүр була.
Икенче көнгә кызның хәле авырлаша, фельдшер чакырталар. Табиб билгеләгән уколлар ясалса да кызның сәламәтлеге яхшырмый.Ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин алар транспорт юклыкка сылтанып мөрәҗәгатьне кире кага. Кызны әти-әнисе үз машиналары белән дәвәханәгә илтергә карар итәләр. Кызганычка каршы юлда авыру вафат була.
Әлеге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан барлык версияләр һәм үлем сәбәбе тикшерелә. Прокуратура Башкортстанның Росздравнадзор идарәсе вәкилләре хэлне күзәтү астына алган, тишле чаралар күрелә.
Шулай ук 18 айлык баланың һәм Талбазы авылында олы яштәге кешенең үлеме дә игътибар үзәгендә .
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: