Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
15 март 2019, 11:26

Өч нәни бала тәүлек буе үлгән әниләре белән яши

Санкт-Петербургта Тикшерү комитеты тикшерүчеләре шәһәрнең үзәк районындагы коммуналь фатирда күп балалы ананың үлеме сәбәбен ачыклыйлар.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2019 елның 12 мартында хокук саклау органнары 1981 елгы хатынның үле гәүдәсенә тап булганнар.
Хатынны опека органнарына шалтырату буенча тапканнар. Март башында күршеләре опекага шалтыратып ялгыз ананың бүлмәсеннән бик сирәк чыгуын, балалары еш елавын хәбәр иткән.
Опека органнары хезмәткәрләре берничә мәртәбә бу адрес буенча киләләр, әмма фатирга керә алмыйлар. Кичә аларга ишекне күршеләр ача, бүлмәгә кергәч, опека хезмәткәрләре 3 баланы (2, 4 яшьлек ике малай, 9 айлык кыз бала) һәм аларның үле әниләрен күргән.
Әлеге вакытта балалар Петербург шәһәре дәваханәләрендә. Мәрхүм хатынның барлыгы 5 баласы булган. 18 һәм 12 яшьлек балаларын моңа кадәр аңардан опека органнары алган.
"Комсомольская правда" язуынча, мәрхүм Елена соңгы берничә ай дәвамында балаларын ялгыз үстерә. Аның никахсыз гына яшәгән ире яңа мәхәббәтен очрата һәм Еленаны ташлап китә.
Еленаның абыйсы сүзләре буенча, мәрхүм хатын ире белән аерылышуны авыр кичерә. “Ул чирли иде, аның дәваланасы килмәде. Соңгы тапкыр ул корсагында ниндидер “шеш” авырта дип зарланды. Табибларга мөрәҗәгать итәчәкмен дигән иде, өлгермәгән инде”.
Балаларны хастаханәдән әтиләре килеп алырга тиеш. Хатынның үлеме сәбәпләре әлегә билгесез. Тикшерү берничә экспертиза билгеләгән.
Вести.ру
Фото: “Комсомольская правда”
Читайте нас: