Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
15 март 2019, 10:48

Яхшылыкка каршы - яманлык

Чит ил кунагы йоклап киткән хуҗаны талап чыга.

Бу хәл Михайловка авыл биләмәсенә караган бер авылда була. Республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, зыян күрүче ул ирне өенә үзе кертә. Алар бергәләшеп спиртлы эчемлекләр эчәләр. Озак кына табын артында утырганнан соң, хуҗа кеше йоклап китә. Уянгач, кунакның өйдәге булган акчаларны үзе белән эләктереп чыгып китүе ачыклана. Күрше дәүләт гражданины 67 мең сум акчаны мендәр астыннан алган.
Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Участковыйлар җинаятьченең шәхесен билгели, әмма аны тиз генә кулга төшерә алмыйлар. Ир шәһәрдән-шәһәргә күчеп, хөкемнән качып йөри. Ул урланган акчаны тотынып бетә. Әлеге вакытта бер җиргә дә китмәү турында подписка биргән. Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: