Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
29 март 2019, 14:35

Ана балаларын ачтан интектергән , кул күтәргән

. Өлкәннәр берничә ел буена теләсә нинди гаеп табып балаларын тукмаган.

25 яшьлек хатын 1, 6, 7 яшьлек балалары һәм сөяркәсе белән Стәрлетамакта шәхси йортта яшәгән. Өлкәннәр берничә ел буена теләсә нинди гаеп табып балаларын тукмаган, ялангач килеш тышка куып чыгарган һәм ачтан интектергән.
Алар балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, беркайчан да ихатадан чыкмаган. Туганнары гаиләдә нәрсә булганын да белмәгән. Өйгә бәлигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре килә башлагач, хатын бар гайепне сөяркәсенә япкан.
Ана кешегә карата җинаять эше ҡузгатылган, балаларны нәнәләре алып кайтып киткән . Сөяркәнең дә рәшәткә артына эләгүе ихтимал.
Чыганаҡ: Башинформ
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: