Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
2 апрель 2019, 12:01

Авылга әбиемә

Авыргазылы хатынга 50 мең сумлык түләнмәгән штраф өчен 89 башкару эше килгән.

Суд приставларының район бүлегендә бу башкару эшләре Мәскәү шәһәрендә берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ачылган булган. Билгеле булуынча, башкала урамнарында хатынның шәхси машинасында аның оныгы йөргән. Егет юл йөрү билгеләрен инкарь итеп, рөхсәт ителгән тизлекне арттыра, нәтиҗәдә, бик күп штраф җыя.
Приставлар хатынны тиешле санкцияләр турында искәртәләр. Аның оныгы автомобильсез калачагын белеп, штрафларын үзе түли.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: