Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
15 апрель 2019, 17:40

Игътибарын читкә юнәлткән

Кәбәч авылында бакчасында чүп яндырган хатынның мунчасы яна.

Ул участогын җыештырып, тәртипкә китерергә була. Җил булуына карамастан, чүп-чарны яндырырга уйлый.
- Ул биш минутка гына игътибарын читкә юнәлтә. Шушы вакыт эчендә ут якында урнашкан мунчага күчә. Янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә янгынны сүндерә. Ләкин бинаның күп өлеше яна. Зыян күрүчеләр юк, - дип хәбәр иттеләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Гаепле административ җаваплылыкка тарттырылган һәм аңа 2000 сум штраф салынган.
Читайте нас: