Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
26 июнь 2019, 10:00

Дүрт кеше суга батып үлгән

Башкортстанда үткән бер тәүлектә дүрт кеше суга батып үлгән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.

Фаҗигале хәл Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында теркәлгән: авыл янындагы буадан 26 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган. Ул хастаханәгә барганда юлда якты дөнья белән хушлашкан.
Шул ук көнне төшке аш вакытында коткаручылар номерына Туймазы районының Каен-Елга авылыннан шалтыратканнар. Анда да авыл янындагы буадан 18 яшьлек егетнең гәүдәсен алып чыкканнар, әмма урындагы ашыгыч ярдәм күрсәтү табиблары егетнең үлүен хәбәр иткән.
Кич белән Нуриман районының Мәчет-Күл авылында 33 яшьлек ханым суга батып үлгән. Аның гәүдәсе әле булса табылмаган.
Дуван районының Мәсәгуть авылында Әй елгасында 22 июнь көнне суга баткан 7 яшьлек баланың гәүдәсен тапканнар. Ул җиһазландырылмаган урында су коенырга төшкән һәм өлкәннәр игътибарыннан читтә калган.
omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/d-rt-keshe-suga-batyp-lg-n/?clear_cache=Y
Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: