Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
3 сентябрь 2019, 11:13

Тарихи музейда - янгын

Чиләбе өлкәсендә "Аркаим" тарихи музеенда 1 сентябрьгә каршы төндә янгын чыккан.

Чиләбе өлкәсендә "Аркаим" тарихи музеенда 1 сентябрьгә каршы төндә янгын чыккан. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткән.
31 августта 23.49 сәгатьтә янгын турында котаручыларга хәбәр иткәннәр. Бердинский районының Аркаим бистәсендә урнашкан тарихи объектта янгынны бер сәгать чамасы вакыт эчендә сүндергәннәр. Биредә реконструкцияләнгән ике тарихи йорт янып беткән.
Чиләбе өлкәсенең мәдәният министры Алексей Бетехтин сүзләренчә, музейга ут төрткән булулары ихтимал. "Төнлә "Аркаим" музей-тыюлыгында янгын булды. Таш гасырын сурәтләгән ике торак янып бетте. Бу - ут төртү нәтиҗәсе булуы ихтимал. Урында тикшерүчеләр эшли", - дип язган Бетехтин инстаграмдагы сәхифәсендә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/d-rt-me-ellyk-tarikhy-bulgan-arkaim-sh-rchegend-ike-torak-yanyp-betk-n/
Фото: Алексей Бетехтин в Instagram_
Читайте нас: