Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
9 сентябрь 2019, 10:33

Сайлауларның 90,71 процент бюллетене эшкәртелгәннән соң Радий Хәбиров алда бара

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сайлау бюллетеньнәренең 90,7 процентын эшкәрткәннән соң алда баруы билгеле булды.

ТАСС мәгълүматларына караганда, республика җитәкчесе 81,97 процент тавыш җыйган.
Икенче урында - КПРФтан төбәк Башлыгы постына кандидат Юнир Котлыгужин, ул 6,87 процент тавыш җыйган. Өченче урында - ЛДПР партиясеннән кандидат Иван Сухарев (4,62),
дүртенчедә - "Яблоко"дан Зөлфия Гайсина (1,51),
бишенчедә "Гадел Русия"дән - Юрий Игнатьев (1,23),
алтынчыда - "Руссия патриотлары"нан Рәфис Кадыйров (1,1),
җиденчедә - "Гражданская сила"дан Владимир Барабаш (0,97)
һәм "Русия пенсионерлары социаль гаделлек өчен" партиясеннән Владимир Кобзев (0,82) процент тавыш җыйганнар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/saylaularny-90-71-protsent-byulletene-eshk-rtelg-nn-n-so-radiy-kh-birov-alda-bara/
Читайте нас: