Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
16 сентябрь 2019, 15:50

Авыргазы районында юл-транспорт вакыйгасында бер хатын вафат булган

Вакыйга 15 сентябрдә 19.40 сәгаттә Уфа-Ырынбур трассасының 62нче чакрымында, Арслан авылы янында була.

52 яшьлек хатын билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыгарга уйлый. Аның киемендә яктылык кайтаручы элементлары булмый. 51 яшьлек уфалы идарә иткән KIA SPORTAGE автомобиле хатынны бәрдерә, ул шундук вафат була.
Юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучы Стәрлетамак шәһәреннән Исмәгыйль авылына әнисенең хәлен белергә кайткан була. Якшәмбе көнне кичен кайтыр юлга чыга.
Аны бәрдергән Уфа эшкуары айнык һәм аның 10 еллык автомобиль йөртү стажы була. Үлем очрагы буенча тикшерү эшләре бара.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: