Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
20 сентябрь 2019, 12:31

Башкортстанда өлкән яшьтәгеләр һәм сугыш ветераннары өчен 110 урынлык пансионат ачылды

Социаль объект 2016 елда раввин Дан Кричевский башлангычы белән төзелә башланган.

Өлкән яшьтәгеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен пансионат Уфа янында Башҡортостан чәчәкәләре касабаһында урнлашкан. Социаль объект 2016 елда раввин Дан Кричевский башлангычы белән төзелә башланган.
Биш катлы бинада 110 кеше даими яшәргә, өстәвенә көн саен 70-тән артык кеше көндезге стационар процедураларын алырга мөмкин. Ата-аналар өчен йортта люкс һәм эконом-класслы номерлар, Мостай Кәрим исемендәге китапханә, тамашалар залы, гидромассаж бассейны, физиотерапия һәм массаж кабинетлары, тренажер залы, ашханә, гыйбәдәт кылу бүлмәсе бар. Пансионатты ачу тантанасында бөтен конфессия вәкилләре, шулай ук Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
http://www.bashinform.ru/news/1356258-pod-ufoy-otkryli-pansionat-dlya-pozhilykh-i-veteranov-vov-na-110-mest-/
Читайте нас: