Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
25 сентябрь 2019, 13:21

Янгында ике кеше һәлак булган

Ташлыкүл авылында янган йортта ике кешенең гәүдәсе табылган.

Бу турыда Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәгүлүматлар буенча, янгын 24 сентябрьдә 23 сәгатьтә чыга. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр килә. Янгын кыска вакыт эчендә сүндерелә. Янган кирпеч йорт эченнән 1963 һәм 1966 елда туган кешеләрнең гәүдәсе табыла.
Белгечләр янгын сәбәпләрен тикшерә.
Читайте нас: