Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
27 сентябрь 2019, 18:03

Баймак районындагы бер авылда үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән

Хуҗа ир-ат үгезне көтүлеккә чыгарыргауйлаган.

Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Хуҗа ир-ат үгезне көтүлеккә чыгарырга маташкан. Шул чакта хайван хуҗага һөҗүм иткән.
"Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында үгез олы яшьтәге ир-атны сөзеп ташлаган. Хуҗа кеше бик каты имгәнгән, ул сарайда ук һәлак булган", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе судмедэкспертиза билгеләгән, мәрхүмнең туганнарын сораштыралар.
Башкорстан буенча Ветеринария идарәсе дә бу фаҗига турында аңлатма биргән. Хуҗасын сөзеп үтергән үгезне карантинга япканнар.
"Башлангыч мәгълүматлар буенча, үгезне симертү өчен үстергәннәр. Аңа 2019 елның апрелендә генә котыру чиренә каршы прививка ясатылган. Хәзерге вакытта үгездә котыру авыруы белән чирләү билгеләре юк, хайван карантинга куелды", - дип аңлатканнар ведомствода.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bashkortstanda-ber-ir-atny-sarayda-gez-s-zep-terg-n/
Читайте нас: