Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
2 июнь 2020, 21:10

Бөтендөнья башкортлары корылтае 25 еллыгын билгели

Бүген «Бөтендөнья башкортлары корылтае» җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге төзелүенең 25 еллыгын билгели.

I Бөтендөнья башкортлары ҡорылтае чирек гасыр элек - 1995 елның 1-2 июнендә -оештырылган. Зур башкорт җәмәгать оешмасы тарихының елъязмасы нәкъ шушы датадан ачыла.
«Безнең оешманың чирек гасырлык юбилеен Башкорт теле елында билгеләве дә символик мәгъәнәгә ия. 25 ел элек кебек, телне саклау, халыкның бай мәдәни мирасын үстерү бүген дә төп мәсьәләләр булып тора. 14 декабрдә, Башҡорт теле көнөндә, Бөтендөнья башкортлары ҡорылтае язмышына, аның тарихына өлеш кертүчеләрне бер өстәл артына җыеп, быелгы елда даими эшчәнлек алып баручыларны билгеләп үтергә телибез», — ди «Бөтендөнья башкортлары ҡорылтае (конгресс)» президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Үзизоляция вакытына туры килгәнлектән, 25 еллык багышланган чаралар онлайн-форматта үткәрелә.
«Башинформ»
Читайте нас: