Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, бәлки, коронавирус белән авыргандыр. Мортаза Гобәйдулла улын хастаханәгә салганнар, аның сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәяләнә. Табиблар ковид-19ны шикләгән, әмма бу инфекциягә анализ тискәре булып чыккан. Күп кенә кешеләр Мортаза Рәхимовка сәламәтлек тели һәм БРның беренче президенты турында җылы сүзләр әйтә.