Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
16 июнь 2020, 11:10

Егетләр Туган ил сагына басты

13 июньдә безнең районнан алты егет хәрби хезмәткә китте.

Бер көннән соң тагын өч егет сафка басты. Алар коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш барышында барлыгы 81 авыргазылы армия сафларын тулыландырачак. Бу гадәти булмаган чакырылыш. Коронавирус пандемиясе сәбәпле егетләрне тантаналы озату булмады. Алар туганнарсыз һәм дусларсыз район хәрби комиссариаты каршындагы мәйданга узды.
Хезмәткә китәр алдыннан аларны табиблар җентекләп тикшерде, барысына да коронавирус инфекциясенә тест ясадылар. Аларны Башкортстан военкоматына илтүче техника махсус эшкәртелә. Частькә килгәч, егетләрне ике атнага карантинга озатачаклар. Бу хәрби хезмәткәрләр арасында вирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен эшләнә.
Л.Чернова.
Читайте нас: