Чуер таш төялгән йөк машинасын йөртүче ир-ат алдагы машиналарның тизлеген киметүен күреп ала. Юл эшләре башкарылу сәбәпле, транспорт чаралары акрыная. Шуннан соң йөк машинасы да туктый башлый. Ләкин аның тормозлары ватылуы ачыклана. Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, ул рация аша башка автомобиль йөртүчеләргә хәбәр итәргә тырыша, үзенең машинасы ватылуын әйтмәкче була. Ләкин бу ярдәм итми.
Үзбушаткыч машина зур тизлектә килә һәм «Лада Гранта», Renault Sandero, Audi Q7 һәм ВАЗ-2114 машиналарына бәрелә, аннары башка йөк машинасына килеп терәләФаҗигадә ике кеше һәлак була, тагын җиде кеше имгәнә.
Соңрак Shaanxi йөк машинасын йөртүчене тоткарлау турында билгеле булды. Бу турыда прокуратурага сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/17-06-2020/chil-be-lk-send-tormozy-vatylgan-zbushatkych-bernich-i-el-avtomobilne-izg-n-video-5750241