Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
19 июнь 2020, 17:40

Уфада да велосипедлар прокаты барлыкка килде

Уфада да велосипедлар прокаты барлыкка килде

Велосипедларны кайда прокатка алырга була? Черниковка бистәсенең Первомайская урамында һәм Мостай Кәрим урамындагы "Профсоюзлар йорты" янында прокат пунктлары эшли. Тиздән велосипедлар кую өчен биш нокта ачылачак, киләчәктә аларның санын 75кә кадәр арттырырга планлаштыралар. Йөргән өчен түләү тәртибе ничек? Ул бик гади һәм җайлы. Смартфоннарда LuckyBike кушымтасын табып, теркәлергә һәм акча түләү өчен банк картасын беркетергә. Шуннан инде үзең теләгән тарифны сайларга кала. Алар 3 төрле: минутлап санала торганы бар, тәүлек яки айлыкка да алырга була. Уфага кайтарылган велосипедларның барсы да бер төрле, төсләре соргылт. Аларның рамнары түбән, шуңа күрә олыларга гына түгел, балалар өчен дә уңайлы. Руль алдында кәрзине дә бар.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sport/Velosipedi-bulmasa-prokatka-al-327861/
Фото:БИ
Читайте нас: