Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
19 июнь 2020, 17:30

Утны, суны кичкән әбидән үрнәк алырлык

Өч Бәлеш авылында 97 яшьлек Рәзифә Юлбарисова бер минут та эшсез утыра алмый.

Ул бер сугу белән юан агачларны яра, чалгы белән печән чаба. Өлкән яшьтәге бу хатын бәйләм бәйли, шигырьләр яза һәм җырлый. Рәзифә Әгъзам кызы Юлбарисованың яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Үткен, чая холыклы кызның әтисе фронтка киткән, ә унҗиде яшьлек кыз кырда эшли башлаган. Бүген инде аның 18 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Ул тормышка оптимистларча карый, бик аралашучан, җиңел хәрәкәтләнә. Әби бакчага су сибәргә дә, башка хуҗалык эшләреннән дә тартынып тормый. Аның хыялы - 100 яшен күңелле итеп билгеләү.
Читайте нас: