"ВАЗ" шоферы велосипедта китеп барган 13 яшьлек малайны бәрдерә. Авария Языково-Балышлы-Чишмә автоюлының 7нче чакрымында була. Җиңел машина руле артында утырган 46 яшьлек ир юл-транспорт һәлакәте вакытында исерек булган. Үсмер җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә салалар. Бу хәлнең шартлары ачыклана.