Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
3 июль 2020, 14:55

Районда “Мең Меркет" клубы ачылачак

Морадым авылында Башкортстан Республикасы Башлыгының «Мәргән укчының җиде йолдызлыгы»грантын гамәлгә ашыру кысаларында чара узды.

Күп гасырлык тарихы булган авыл һәрвакыт беренчеләрдән булып Ватанны саклауда чыгыш ясаган батырлар туган.
«Мэргэн укчының җиде йолдызлыгы» проекты спортның милли төрләрен һәм төрле халыкларның традицион уеннарын, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, яшьләрне спортка җәлеп итүгә һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуга юнәлдерелгән. Проект кысаларында Башкортостан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә җиде иң яхшы секция булдыру планлаштырыла. Безнең проект традицион җәядән ату буенча иң яхшы укчыларны әзерләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, алар алга таба, муниципаль район администрацияләре башлыклары ярдәме белән, җирле халык өчен этно-спортның бу яңа төрен кертү һәм популярлаштырачак.
Грант акчасына җәяләр, уклар, саклану щитлары һәм мишеньнәр сатып алынды. Семинарда катнашучыларга башкортларның традицион киемнәре, хәрби тарих, гореф-гадәтләре һәм «Мәргән уксы»хәрәкәте турында сөйләделәр. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәргәннән соң, ату кагыйдәләре һәм техникасы белән таныштырдылар, атыштылар.
Читайте нас: