Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
5 июль 2020, 13:26

Ачык тәрәзә бәласе

Көн җылытып та өлгермәде, балаларның тәрәзәдән егылу очраклары ешайды.

Чираттагы күренеш башкаланың Сипайлово бистәсендә. Бәләкәй кыз Гагарин урамы 72-се йортта өченче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән килеп төшкән.
Билгеле булуынча, ата-анасы эшкә киткәч, ике кече баланы картәтиләре белән калдыра. Бала урындыкка басып тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәргә таянып, егылып төшкән.
Бу вакытта урамда БашРТС хезмәткәрләре эшләп йөргән. Алар тиз арада "Ашыгыч ярдәм" чакырган. Тик күршеләрнең берсе табиплар килгәнен көтеп тормаска тәкъдим иткән һәм сабыйны кулына күтәреп, йорт янындагы Ашыгыч ярдәм станциясенә югергән. Бала исән калган һәм дәваханәгә озатылган.
Чираттагы тапкыр хәвефсезлек кагыйдәләрен хәтерегезгә төшерәбез. Кече балалар өйдә чакта тәрәзәне ачык калдырмагыз. Балаларыбызны саклыйк!
Читайте нас: