Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
15 июль 2020, 16:19

Боз яуган...

Республикада һава шартлары эссе булуга карамастан, кайбер районнарда боз яуган

Республикада һава шартлары эссе булуга карамастан, кайбер районнарда боз яуган. Архангель районында көтелмәгән хәл булды - Абзан авылында боз яуды. Авыл халкы социаль челтәрләрдә бу вакыйганың фотосурәтләре белән уртаклашты. Кадрларда яшел үлән ап-ак кар белән капланган. Боз күп яумаса да, шаһитлар бакчаларның бераз зыян күрүен билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез: 13 июльдән 16 июльгә кадәр Башкортстанда аномаль эсселек нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Республиканың кайбер районнарында термометр баганасы 40ка кадәр күтәреләчәк. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре суда ял иткәндә игътибарлы булуны искәртә, чөнки сулыкларда фаҗигале хәлләр ешайды - Башкортстанда үткән атнада 40 кеше батып үлде.