Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
16 июль 2020, 16:04

Байкерны тизлек харап иткән

Бу хәл Уфаның үзәк урамнарының берсендә булган

Бу хәл Уфаның үзәк урамнарының берсендә булган.Уфада мотоцикл йөртүче һәлак булган.Ул зур тизлек белән барганда чит ил машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң аның «тимер аты»на ут капкан. 26 яшьлек егетне якындагы дәваханәгә озатканнар, тик ул исән кала алмаган. Байкер алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә җан биргән.Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт идарәсеннән хәбәр итүләренчә, авария 15 июльдә төннең беренче яртысында булган. Уренгойда яшәүче 34 яшьлек "Volkswagen Polo" водителе башкаланың Цюрупа урамыннан Чернышевский урамына сулга борылган. Шул вакытта мотоциклчының каршысына килеп чыккан.- Бәрелештән соң мотоцикл янып киткән. Ике көпчәкле транспорт йөртүченең мотоцикл йөртү хокукы булмавы билгеле. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Бу — Уфада мотоцикл катнашлыгында быел дүртенче юл-транспорт һәлакәте, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Читайте нас: