Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
20 июль 2020, 18:33

"Машина астына үзе ташланды..."

Стәрлетамакта юлда 21 яшьлек Юлияне "ГАЗель" машинасы бәрдереп китә

Стәрлетамакта юлда 21 яшьлек Юлияне "ГАЗель" машинасы бәрдереп китә.Аннан соң кыз реанимациядә ята. Авариядә аның баш мие җәрәхәтләнә, аңа операция ясыйлар, тик табибларның тырышлыгы юкка булып чыга. Бүген, 20 июльдә, Юлия аңына килмичә вафат булган.Исегезгә төшерәбез: фаҗига 14 июльдә булган иде. Юлия «Ашкадар" кунакханәсе" тукталышы янында юлны кичеп чыкканда аны «ГАЗель» бәрдерә. Иң аптыратканы шул: машина йөртүче үз гаебен кире кага һәм, кыз үзе машина астына ташланды, дип белдерә.Юлиянең туганнары аныклап узганча, кыз күптән түгел әти-әнисен югалтса да, тормыштан китү турында беркайчан да уйламаган, ә энесен һәм сеңлесен аякка бастырырга хыялланган. Нәкъ менә шуңа күрә туганнары авария шаһитларын эзли.
https://vk.com/kiziltan102?z=photo-32350601_457264511%2Falbum-32350601_00%2Frev
Читайте нас: