Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
12 август 2020, 18:28

Егет армиядән кайткан гына булган...

Туганнарына Ходай сабырлык бирсен

Стәрлетамакта Агыйдел ярында 7 августта батып үлгән 20 яшьлек Владиславны тапканнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә "Отклик" эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итте.Активистлар һәлак булучының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Билгеле булганча, егет әле күптән түгел генә армиядән кайткан. Кызганыч, аның киләчәккә планнары тормышка ашмады.Егет баткач, аның туганнары эзләүне үз көчләре белән оештырган. Аларга волонтерлар ярдәм иткән.Владислав дуслары белән елга буенда ял иткән, су кергән. Ниндидер мизгелдә ярдәм турында кычкырган тавышлар ишетелгән, ләкин соң булган инде. Аның гәүдәсен агым агызып алып киткән. Фаҗиганең сәбәбе көзән җыеру булырга мөмкин..Туганнары әйтүенчә, егет эчмәгән-тартмаган, һәрвакыт ягымлы һәм шат булган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Armiyad-n-kaytkan-gina-bulgan-407217/Фото: bashnews.ru
Читайте нас: