Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
12 август 2020, 17:59

Гөмбәдән агуланып үлгән бала күптән түгел әнисен югалткан

Ятимлектә үскән әтисе балаларын ялгызы тәрбияләгән

Шушы көннәрдә Әбҗәлили районының Даут авылында бөтен бер гаиләнең гөмбә белән агулануы турында язган идек. Анда 28 яшьлек ир урманда гөмбә җыйган һәм балаларын сыйлаган.Төнлә ул үзен бик начар тоеп, ә алты яшьлек кызының үле гәүдәсен күреп, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар ирне һәм аның ике яшьлек улын һушсыз килеш дәваханәгә илтә. Хәзер зыян күрүчеләр Аскар үзәк дәваханәсе реанимациясендә. Аларны дәвалауга Уфа токсикологлары да кушылган, табиблар аларның организмыннан токсиннарны чыгарган, агуланучыларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Хәзер аларның гомерләренә берни дә янамый.Балаларның әтисе балалар йортында үскән. Үскәч, туган авылына кайткан, анда булачак хатыны Айсылу белән танышкан. Өйләнешкәннәр, ике бала тапканнар, хакимияттә яшь гаиләгә фатир биргәннәр, әмма ир белән хатын Магнитогорскига акча эшләргә күчәргә булган. Кызганычка каршы, май аенда Айсылу йөрәк өянәгеннән үлгән. Шулай итеп, гаилә башлыгы кечкенә ике бала белән ялгызы калган, тик ул бирешмәгән һәм кире Башкортстанга кайткан.- Гаилә имин, бернинди исәптә дә тормады. Опека органнары әниләренең үлгәнен дә белмәде. Бик уңган ир, теләсә нинди эшкә курыкмыйча тотына, аның турында барысы да яхшы фикердә. Нәниләрен ул бик яратты. Ничек шулай килеп чыккандыр, бик кызганыч. Аның бернинди явыз нияте дә юк, әлбәттә. Хәзер гөмбә сезоны бара, кайчагында тәҗрибәле гөмбәче дә ялгышырга һәм кәрзингә агулы гөмбәне салырга мөмкин, - дип сөйлиләр район хакимиятендә.Әлеге көндә районара тикшерү бүлегендә "Саксызлык аркасында үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/G-mb-d-n-agulanip-lg-n-bala-k-pt-n-t-gel-nisen-yugaltkan-bulgan-407624/
Читайте нас: