Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
14 август 2020, 14:05

Уфадагы коточкыч авария сәбәпчесе "ефремовча" кыланган

"Мин моннан җәяү үтеп бара идем", - дип ышандырырга тырышкан ул. Ә чынында аның машинасы моңа кадәр янә бер фаҗига сәбәпчесе булган

Башкаланың Сочи урамыннан зур тизлектә очкан "Лэнд Крузер" машинасы берьюлы берничә машинаны бәрдергән. Аларның берсе икегә бүленеп очкан, андагы кешеләр шул урында һәлак булган.Кара "Лэнд Крузер " автомобиле тарихында бу беренче генә юл-транспорт һәлакәте булмаган. Ул 2017 елның 22 декабрендә Жилино авылында махсус урыннан урамны кичеп барган әбекәйне бәрдергән. Ул вакытта руль артында туганы булуын исбатлый алган.Кичә дә инспекторларның машинасында ул үзен агрессив тоткан. Тәртип сакчыларының стандарт сорауларына дорфа җавап биргән, ул аларны үзен руль артында түгел, ә җәяү китеп баруына инандырырга тырышкан. Әмма полицейскийлар аның кыйммәтле машинасы моңа кадәр нинди юл һәлакәтләре ясавын ачыклаган, монысында исә үзен руль артыннан тартып алуларын исбатлаган. Шуңа күрә текә егеткә "Ефремов синдромы" ярдәм итмәгән - ул кулга алынган.Бу вакыйгага карата җинаять эше кузгатылган. Тик җавап бирүчесе тиешле җәзасын кайчан алыр, монысы әлегә билгесез...Фото:https://bash.news/
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/lemechle-avariya-s-b-pchese-efremovcha-kilangan-410536/
Читайте нас: