Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
17 август 2020, 12:05

Әнисенең кулында булган...

Уфа-Ырынбур трассасындагы һәлакәт Авыргазы районында дүрт яшьлек баланың гомерен өзгән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 16 август кичендә «ВАЗ-2115» шоферы исерек хәлдә руль артына утырып каршы як полосага чыккан һәм «Мерседес Бенц» белән бәрелешкән. Шуннан соң ул «Датсун» автомобиленә чәкәлгән.Авыр җәрәхәтләр алган 59 яшьлек «ВАЗ-2115» шоферы Талбазы дәваханәсенә китерелгән. Шулай ук 61 яшьлек «Датсун» пассажиры да дәваханәгә салынган. Арткы пассажир утыргычында әнисенең кулында барган дүрт яшьлек кызчык кич белән реанимациядә үлгән.Фото: bashinform.ru Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/nisene-kulinda-bulgan-413242/
Читайте нас: