Барлык яңалыклар
Вакыйгалар
19 август 2020, 17:12

“Безгә БСКны һәм аның өстеннән контрольне үз кулыбызга алырга кирәк”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкорт сода компаниясен” (БСК) национализацияләргә, устав капиталында республика өлешен акцияләрнең контроль пакетына кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта төбәк җитәкчесе “Эхо Москвы”ның баш мөхәррире Алексей Венедиктовка интервьюда белдерде.

“Предприятиене коткарырга кирәк. Әгәр дә предприятие акционерлары бу юлны күрмәсә, мин дә бит акционер, республика буларак (БСК акцияләренең 38,28 проценты Башкортстан Республикасыныкы), без үз өстебезгә җаваплылык алырга тиеш һәм мин үз өстемә җаваплылык алырга тиеш. Безгә предприятиене алырга, билгеле бер өлешне сатып алып (контроль пакетка кадәр), контроль пакет булдырырга кирәк, һәм без инде предприятие белән идарә итү барышында, монда ниләр барганын аңлаучы урындагы кешеләр буларак, аның язмышын хәл итәчәкбез. Бу шактый табышлы предприятие, без дә дәүләт буларак яхшы табыш алабыз. Бу очракта контроль пакетның безгә күчүе һәм предприятие белән идарә итү алга таба предприятие үсешенә, аның модернизациясенә юнәлтергә мөмкин булган дивидендларны кыскартуга китерергә мөмкин”, - диде Радий Хәбиров.Шул ук вакытта, Радий Хәбиров әйткәнчә, БСК өстеннән контроль республикага күчкән очракта, аның алга таба үсеше чималның альтернатив чыганакларында планлаштырыла.“Без бу хәлдән чыгуны башка чимал чыганагында күрәбез. Бездә аны билгеләргә вакыт запасы да бар әле”, - диде Радий Хәбиров.Шул ук вакытта республика Башлыгы БСК җитәкчелегенең 2024 елда яңа чимал үзләштерә башламасаң, разведкага һәм эшкәртүгә вакыт бик аз калу сәбәпле, предприятиенең ябылачагы турындагы мәгълүматына карата шик белдерде.“Бу мине шундый карарга этәрде дә, без бу хәлне башкача күрәбез һәм шуңа күрә үз өстебезгә җаваплылык алырга әзер”, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.Фото: “Башинформ”.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Bezg-BSKni--m-ani--stenn-n-kontrolne-z-kulibizga-alirga-kir-k-417558/
Читайте нас: